Ю. Д. Куклачев театрының "театр такталары" буенча виртуаль сәяхәт»

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

            2019 елның 19 апрель район балалар китапханәсендә  «Библиотөн-2019” Бөтенроссия акциясе кысаларында,  Ю. Д. Куклачев- театрының Советлар һәм Россия циркы артисты, песиләр дрессировщигына 70 ел тулуына багышланган «Песи театры» виртуаль сәяхәт булып узды.

             Акциядә катнашучылар өчен « Йомшак аяклар, ә аяклар эчендә тырнаклар!" дип исемләнгән әдәби бәйрәм,интерактив викторина,китапханә фойесында «Мәче-вернисаж» фотокүргәзмәсе һәм “Күңелле котовасия” китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә оештырылды. Теләгән балалар «Театр битлекләре» мастер-классында, «Рукавичка» театрында катнаштылар. Шулай ук аквагрим ясый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International