22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Кече Салтык авыл китапханәсе бу датага «Саклагыз җирне, саклагыз!» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Чара барышында «эколог белгече-экологлар» конкурсы, экологик темага викторина үткәрелде, шулай ук чарага «Экологик теләк ботагы» мәгълүмати стенды ясалды. Ботакка яшел яфраклар беркетелгән һәм шигырь формасында теләкләр җир турында кызыклы фактлар, җир көнен бәйрәм итү традициясе каян барлыкка килгән һ.б. язылган. Чара ахырында һәр катнашучыга «әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын һәм бөтенлеген саклап калу өчен нәрсә эшли алам" дигән теләкләр белдерергә һәм язып куярга тәкъдим ителде.