Хуҗалыклар кырларында «Томан» маркалы 5 минераль ашлама таратучы эшли: 2се– «Камская «агрофирмасы» ҖЧҖендә, берсе - «Бортас «агрофирмасы» ҖЧҖендә һәм «Тәмте» ҖЧҖендә, «Олы Кариле» АҖендә-1. Инде 2 көн «Олы Кариле» АҖендә АН-2 самолеты эшли. Бүгенге көндә уҗымнарны тукландыру 4,5 мең га башкарылган, бу планның 46% ын тәшкил итә, 1,2 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру (13%). Олы Кариле " АҖ " Караталга» бүлекчәсендә көзге культураларны тырмалау башланды. Район буенча тулаем алганда күпьеллык үләннәрне тырмалау 4,4 мең га мәйданда башкарылган (планның 47% ы). Дым каплату - туңга сөрү һәм пар җирләрен тырмалау-5,0 мең га мәйданда (19%). "Бортас" агрофирмасы "ҖЧҖнең" Барыш " бүлекчәсе аграрийлары арпа чәчүгә беренчеләрдән булып керештеләр, бүген «Тәмте «агрофирмасы»ҖЧҖ хезмәтчәннәре чәчү эшләрен башлап җибәрделәр.