2019 елның 22 апреленнән башлап Кама Тамагы муниципаль районының «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Михаил Сергей улы Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе волонтерлары белән берлектә “Ветераннар янәшәдә яши” акциясе үткәрә.
Акциянең максаты-балаларда патриотизм хисен тәрбияләү, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, ветераннарга яна буын аларның героик үткәне турында гына белеп калмыйча, һәр ветеранның уртак Җиңүгә керткән өлешен дэ ихлас күңелдән онытмауларын тою.
Социаль хезмәткәрләр һәм кадетлар Куйбышев Затон штп ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Зуйкова Раиса Михаил кызы һәм Ходинович Лидия Семен кызы янына бардылар. Ветераннар кунакларга бик шат иде. Алар яшьләргә үзләренең бүләкләрен горурлык белән күрсәттеләр, хатирәләре белән уртаклаштылар, тормыштан тарихлар сөйләделәр, аларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр. Балалар аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.
Мәкалә авторы: Рузилә Айсина
Алсу Хәлиуллина фотосы