Игътибар!
Федераль салым хезмәте АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ
салым түләүчеләргә физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча үткәрә.
2019 елның 25 апрелендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
2019 елның 26 апрелендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
Акциянең икенче этабы Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Россия Федераль салым хезмәте инспекцияләрендә үткәрелә.
Ачык ишекләр көннәрендә салым органнары хезмәткәрләре түбәндәге мәсьәләләрне аңлатачак:
- салым түләүчеләр алган керемне декларацияләү бурычы булу (булмавы) һәм аннан салым түләү кирәклеге турында;
- НДФЛ исәпләү һәм түләү тәртибе турында;
- НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе турында;
- НДФЛ буенча бурычлар булу (булмау) турында;
- «Декларация» ярдәмендә салым декларациясен тутыру буенча компьютер программасыннан ничек файдаланырга;
- салым тотып калынган акчаны алу турында;
- «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» Интернет-сервисына тоташтыру мөмкинлекләре турында;
- салым түләүчеләрдә килеп туган башка мәсьәләләр дә.