Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен « Туган як флорасы һәм фаунасы» дип аталган музей дәресе үткәрелде. Балалар безнең якның бай табигате, флора һәм фаунаның үзенчәлекле дөньясы белән таныштылар, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре турында белделәр. Табигать турында кызыксынып мультипликацион фильм карадылар, табышмаклар чиштеләр. Дәрес туган якны өйрәнү музее заллары буйлап экскурсия белән тәмамланды.
Мәкалә авторы Миләүшә Мөхәммәтшина, Гөлчәчәк Гыймадиева фотолары