Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Шагыйрнең тууына 133 ел уңаеннан Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 сыйныф укучылары белән музей дәресе узды. Балалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты, шулай ук балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштылар. Алар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Дәрес Габдулла Тукай әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар карау белән тәмамланды.
Мәкалә авторы һәм фото Гөлчәчәк Гыймадиева