Тенеш поселогы китапханәсендә «Елмай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Бар кеше өчен дә, балалар өчен дә күбрәк иҗат иткән» шигырь сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштырды, берничә күренекле әсәрен укыды. Соңыннан укучылар «Шүрәле», «Су анасы» дигән мультфильмнар карадылар. «Нәрсә укыган-кәгазьдә рәсем ясаган» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара ахырында китапханәче балаларга Г. Тукайның китапларын бүләк итте.
Мәкалә һәм фото авторы Изотова Светлана