19 апрель “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенроссия акциясе уңаеннан Кама Тамагы урта мәктәбендә 10, 11 сыйныф укучылары өчен 2018 елгы чыгарылыш укучысы Нигъмәтҗанова Алия белән очрашу оештырылды. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллар җыючы буларак, Алия рус теле фәненнән мастер-класс күрсәтте, имтиханнарга әзерлек тәҗрибәсе, югары балларга ирешүнең серләре белән уртаклашты, үзе әзерләгән язмаларны, терәк схемаларны таратты, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.