Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә» Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләрен өйрәнү, Татарстан Республикасы символикасы белән таныштыру һәм республика өчен горурлык тәрбияләү максатыннан Парламент сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
Әлеге дәресләрдә балалар конституция, герб, флаг, гимн, гражданинның хокуклары һәм бурычлары кебек төшенчәләр белән таныштылар. «Татарстан Республикасы Конституциясе» презентациясен карадылар һәм «әйе, юк», «Әкияттә нинди хокук бозылган?» дип исемләнгән уеннар уйнадылар.
Барлык кешеләр закон алдында тигез һәм безнең һәркайсыбызны дәүләт яклый.
Мәкалә авторы Аида Идрисова
Фото авторы Гөлназ Хөснетдинова