Татарстанда АПК объектларын ремонтлау һәм төзү буенча республика программалары расланды

2019 елның 26 апреле, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы  Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар:  155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга, 68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга - 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь  ремонтлау  кысаларында  түбәләр, стеналар, тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр  башкарылачак; 140 баштан  390 башка кадәр  исәпләнгән  яңа  12  сыер абзарын төзүгә, 105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә  - гомуми финанслау  күләме 600 млн.сум, сөт  җитештерү өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыруга,  шулай  ук  132 мең тонна силос һәм сенаж саклау  урыны булдыруга.  

Бу  чаралар  финанслашу  принципларында  гамәлгә ашырыла.  Тиешле  эшләрне башкаруга  авыл хуҗалыгы  предприятиеләре чыгымнарының  30%ын  каплау  өчен   Татарстан  Республикасы  бюджетыннан  537 млн сум  бирү  карала.  2019 елга  расланган объектлар  исемлеге  нигезендә  кайбер  хуҗалыклар  төзелеш  һәм ремонтлау  эшләренә  керештеләр  дә  инде.  

Бүгенге көндә  Министрлыкта  2020  елга  ихтыяҗларны  билгеләү  исемлеген  төзи  башладылар. Күрсәтелгән  программаларда  катнашырга  теләүче  хуҗалыклар  районнарда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә мөрәҗәгать  итә  алалар.  Аларның  телефоннары  һәм адреслары  Министрлыкның  рәсми  сайтында  урнаштырылган.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International