Кама Тамагы районында юридик ярдәм күрсәтелде

2019 елның 26 апреле, җомга

Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән мобиль мәгълүмат-консультация төркеме формалаштырылды.

2019 елның 25 апрелендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе әгъзалары һәм мобиль мәгълүмат – министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән: Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, муниципаль район администрациясе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы Идарәсе, Россия Федерациясе Росреестрының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институты (филиалы) Кама Тамагы штп һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Тәмте авылында халыкны кабул итте.

Белгечләргә кабул итүгә үзләренең хокукый мәсьәләләрен хәл итү өчен Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләр килде. Барлык мөрәҗәгатьләргә муниципаль район халкы белгечләрдән квалификацияле җаваплар алдылар.

Барлыгы 53 консультация бирелде.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәткәндә хокукый мәсьәләләр буенча мәгълүмат материаллары таратылды: «Мирас: һәркем нәрсә белергә тиеш», «Судка мөрәҗәгать итү. Гомуми тәкъдимнәр».

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпләрендә күчмә консультация кысаларында Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институты студенты Илнар Шакиров югары сыйныф укучылары белән «Балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы», «Коррупциягә каршы тәртип стандартын Формалаштыру» темаларына дәресләр үткәрделәр, аларда 106 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International