Файдалы ял

2012 елның 16 июле, дүшәмбе

"Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2 июльдән 15 июльгә кадәр "Экскурсия һәм очрашулар күбрәк булсын" девизы астында пенсионерлар һәм инвалидлар ял итте.

   Алар көн саен экскурсияләрдә, районның истәлекле урыннарында булдылар. Соңгы экскурсияләр: Кама Тамагы штп янындагы "Изге чишмә" һәм "Булгария" теплоходында һәлак булучылар истәлегенә ачылган мемориаль комплекста булдылар. Үзәктә хәзер 21 кеше сәламәтлеген ныгыта, шуларның 16сы биредә кунарга да кала, 5се өйләренә кайтып йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International