26 апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов М. Г. кушуы буенча районга «Татагрохим»ААҖ генераль директоры урынбасары Афлятунов Илдар Мөнир улы килде. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илнар Исмәгыйлев белән бергә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында язгы кыр эшләренең барышын карады. Тәмте "агрофирмасы" ҖЧҖендә кыр эшләрендә барлык тракторлар да җәлеп ителгән, биредә арпа чәчү башланган, бүгенге көндә 170 гектарда эш башкарылган инде, эш яхшы оештырылган, дизель ягулыгы проблемасы юк. "Бортас" агрофирмасы "ҖЧҖендә "Барыш" бүлекчәсе алдынгылар сафында бара. Алар 4 нче көн инде чәчәләр. Дым каплату буенча тырыш эш бара. Һава шартлары мөмкинлек биргәнлектән, дым каплатуда бөтен техниканы җәлеп иттеләр. "Олы Кариле» АҖендә дым каплату тәмамланган инде. Иртәгә хуҗалык көнбагыш чәчүгә керешә. Районда бөртекле культуралар чәчүне 9 майга төгәлләү бурычы куелды.