2019 елның 25-26 апрелендә Биектау авылында гер спорты буенча Бөтенроссия ярышлары – «Николай Жеребцов истәлегенә ачык мемориал» узды. Ярышларда 8 командадан 80гә якын иң көчле спортчы катнашты: Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Дагыстан Республикасы, Чуаш Республикасы, Төмән өлкәсе, Киров өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Санкт-Петербург.
Ярышларда безнең район спортчысы Сәйфетдинов Илгиз Зөфәр улы катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча ул ир-атлар арасында +85кг категориясендә икенче урынны алды. Илгизне уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Белешмә өчен: Николай Георгиевич Жеребцов - Татарстан Республикасында туган, гер спорты һәм авыр атлетика буенча танылган совет спортчысы. Николай Георгиевич Беренче Бөтенсоюз Спартакиадасы призеры, СССР һәм дөнья рекордчысы. Казан циркында чыгыш ясап, ул 1969 елда ТАССРның атказанган артисты исемен ала.
Беренче тапкыр Николай Жеребцов призларына гер спорты буенча ярышлар 1982 елда узды. Мемориал Россия Федерациясе Спорт министрлыгы чараларының календарь планына кертелде.