«Тукай безнең йөрәкләрдә» - әдәби сәгать

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар. «Шаян песи», «Бала белән Күбәләк», «Эш беткәч  уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт» һ. б. әсәрләрне сәхнәләштерделәр. Чара укытучы Хайруллина А.Ф. төзегән  кызыклы презентация белән үрелеп барды. Очрашу «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Мәкалә авторы: Дәүләтшина Мәдинә

Фото авторы: Хәйруллина Ләйсән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International