«2014 -2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын үтәү йөзеннән, татар теле һәм әдәбияты, татар мәдәнияте үсешенә ярдәм итү максатыннан Бөтенроссия туган тел форумы узды.
2019 елның 26 апрелендә Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Г. Тукайның туган көненә багышланган тантаналы чара узды.
Форум кысаларында татар теле буенча VII Халыкара олимпиада, «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләү булды.
Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе район Башлыгы Н.А.Вазыйхов җитәкчелегендә узган форумда катнашты.