"Китаплардан сугыш турында беләчәкбез" - патриотик укулар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Салават күпере» балалар бакчасының мәктәпкә  әзерлек төркемендә тәрбияче Вазыхова Г. М. катнашында патриотик укулар оештырдылар.

Бөек Җиңү истәлегенә балаларга Бөек Ватан сугышы турында китаплар укылды. Китап күчмәсен оештырдылар. Китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хәрби тематикага китаплар, газеталар, журналлар сайларга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International