Туфан Миңнуллин безнең йөрәкләрдә

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле укытучылары Туфан Миңнуллин паркында укучылар белән бергә бөек татар драматургы һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Җиде ел элек май башында Туфан Габдулла улы вафат булды, аның талантын хөрмәт итүчеләр һәр язны танылган якташыбызны искә алалар. Туфан Миңнуллин музееның баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева танылган якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рушания Хәйруллина, Сания Закирова һәм Венера Хөсәенова Туфан Габдулла улының хәзерге татар әдәбияты һәм драматургиясе үсешендә зур роле һәм иҗаты турында сөйләделәр. Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәпләренең үзешчән театр коллективлары татар авторларының пьесалары буенча  спектакльләрдән өзек күрсәттеләр. Яшь артистларның искиткеч уены беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International