1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында районда район Башлыгының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү турында»гы карары кабул ителде, Нигезләмә расланды, чаралар планы эшләнде.
Тенеш шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Гиниятов Илнур Таһир улы шәхсән Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тол хатыннарны, тыл хезмәтчәннәрен котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм район Башлыгы Наил Вазыйховтан Бөек Җиңү бәйрәме белән котлау открыткаларын һәм азык-төлек пакетларын тапшырды.