Иске Барыш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Районда 9 Май бәйрәменә әзерлек бара. Барлык җирлекләрдә дә төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар күмелгән урыннарны тәртипкә китерәләр, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм район Башлыгы Наил Вазыйховтан Бөек Җиңү бәйрәме белән котлау открыткалар һәм азык-төлек пакетлар тапшыралар.

Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Илшат Рәхимҗан улы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тол хатыннарны, тыл хезмәтчәннәрен котлады, азык-төлек пакетларын һәм котлау открыткаларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International