Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «KazanSummit 2019» кысаларында чит ил инвесторлары белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

25 апрельдә «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Duwaya Investment L.L. C» компаниясенең директорлар Советы Рәисе Абдулхамид Мөхәммәд Дувай әфәнде белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Килешү Абдулхамид Мөхәммәд Дувай җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясенең Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән эшлекле очрашуы нәтиҗәсе булды.

Яклар Авыл хуҗалыгы продукциясен алга таба экспортлау максатларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өлешендә үзара файдалы икътисадый хезмәттәшлекнең ролен югары бәяли һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Фарсы култыгы илләренә, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Кытай Халык Республикасына товарлар китерүдә үзара кызыксынуларын расладылар.

Килешү проектларны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекнең барлык рәвешләрен үстерүгә, шул исәптән киләчәктә авыл хуҗалыгында, логистика, төзелеш, сәнәгать һәм социаль өлкәдә проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук проектларны гамәлгә ашырганда инфраструктураны булдыру һәм үстерү буенча үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тота торган дәүләт-шәхси партнерлык механизмын кулланып, якларның үзара ниятләрен билгели.

Килешү нигезендә «Duwaya Investment L.L.C» компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә агросәнәгать комплексы инфраструктурасын үстерүгә һәм төзүгә финанс чараларын инвестицияләргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International