Музейда Җиңү көненә багышланган күргәзмә

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Вакыт һәрвакыт алга бара, ә безнең һәрберебез өчен дә, халык өчен дә әһәмиятле вакыйгалар артта кала. Алар турында онытырга ярамый торган бәйрәмнәр бар, алар турында истә тотарга, лаеклы итеп билгеләп үтәргә һәм киләчәк буыннарга традицияләрне тапшырырга кирәк. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне безнең өчен шундый вакыйга булып тора һәм быел бөтен ил Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтә.. Бу көн аерым мәгънәгә ия. Бу-сугыш кырларында һәлак булганнар турында изге хәтер. Бу-безнең тарих, безнең югалту, безнең өмет…

Шушы истәлекле көнгә туган якны өйрәнү музее «Бу көннәр данга күмелми» дип исемләнгән күргәзмә әзерләде. Күргәзмәдә  сугыш кырларыннан кайткан, бугенге көндә Җиңү символлары булган экспонатлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International