Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 1б сыйныф укучылары өчен “Искиткеч янәшәдә” дигән туган якны өйрәнү калейдоскопы әзерләделәр. Балаларга Э.Р. Хөснетдинованың «Казан» китабын тәкъдим иттеләр, аның ярдәме белән алар Казан шәһәренең легендалары – Зилант, Сөембикә манарасы, Кабан күле хәзинәләре , Казан мәчесе турында һәм шәһәрнең ни өчен андый исем белән аталуын белделәр. Шулай ук безнең яшь укучыларыбыз Казанның танылган истәлекле урыннары - Казан кремле, Спас манарасы, Благовещение соборы, Казан метросы, Милли китапханәсе, цирк һәм башкалар турында белделәр. Чара ахырында беренче сыйныф укучылары китаплар картасына-панорамага биналар рәсемнәрен ябыштырдылар.