Ялган хәбәргә каршы

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
   Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 306 маддәсендә җинаять кылу турында ялган донос өчен җаваплылык каралган.

   Бу матдә кулланылган прокурор – тикшерү практикасын гомумиләштергәннән соң, 2012 елның узган чорында Кама Тамагы районы территориясендә бу категриядә 4 җинаять теркәлгән. Ачыкланган фактлар буенча Тәмте, Балтач, Келәнче авылларында яшәүчеләргә карата җинаять эше кузгатылган һәм алар тикшерелә. Нигездә, ялган мәгълүматлар чит милекне яшерен урлау яки транспорт чарасын урлап китү турында. Бу категориягә кергән җинаятьләр кылуның төп сәбәпләренең берсе – авыл һәм шәһәр җирлекләрендә яшәүчеләрнең җинаять законнарын белмәве, ә законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Шул уңайдан югарыда әйтелгән маддә положениясен аңлатып китәм.

   Җинаять эшәре буенча сорау алу, тикшерү, прокуратура һәм суд органнарының нормальэшчәнлеген тәэмин итүче җәмәгатьчелеккә, шулай ук гражданинның намусын , иреген һәм кагылгысызлыгын тәэмин итүче җәмәгатьчелеккә, шулай ук гражданинның намусын, иреген һәм кагылгысызлыгын тәэмин итүче мөнәсәбәтләр – тикшерелүче җинаять объекты булып тора. Бу җинаятләрнең җәмгыяви куркынычы шунда, алар хокук саклау органнары эшенә йөкләнешне арттыра, җинаятьләрне тикшерүдә алга куелган реаль бурычларны хәл итүдән читләштерә, халык арасында аларның  абруен киметә, шулай ук гаепсез кешегә җинаять җаваплылыгы өсти, аның хокукларын чикли. Хокук саклау органнарына кеше тәртибендә җинаять  гамәлләре булмау турында ялган мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән актив гамәлләрдә җинаятьнең  объектив ягы чагыла. Ялган донос уйлап чыгарылган тинаять гамәлләре турында хәбәр буларак кабул ителә, чөнки реаль җинаятьтә  аңа кагылышы булмаган кешегә гаеп тагыла. Ялган донос өчен мәгълүмат хокука каршы гамәлләр кылуда түгел, җинаять кылуга кагыла; мәгълүмат билгеле бер кеше яки кешеләр төркеменә кагыла; мәгълүмат хокук саклау органнарына җибәрелә, анда аны тикшереп, нәтиҗәләр буенча җинаять эше кузгату турында карар чыгарыла яки җинаять эше кузгатудан баш тартыла. Хокук саклау органнарына  җинаять кылу турында ялган мәгълүмат бирү язмача да, телдән дә була ала, шул ук вакытта җинаять эше кузгату таләпләренә җавап бирмәскә дә мөмкин . Уполномоченныйның телдәге яки язмача гариза алган вакытыннан җинаять тәмамланган диеп санала.

   Бу маддәдә санкция-штраф төрендәге җәза: өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең ике еллык хезмәт хакы күләмндә, яки башка кереме күләмендә, яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү. Шуңа күрә хокук саклау органнарына ялган мәгълүматлар биргәнче иң элек: “Миңа моның өчен нәрсә булачак?” дип уйларга кирәк.

Ф.Шәйхаттаров,

район прокуроры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International