Уттан сак булыгыз!

2012 елның 18 июле, чәршәмбе

   Агымдагы елның 6 нчы аенда Кама Тамагы муниципаль районында 7 янгын һәм 4 ут элү очрагы теркәлгән.

   Аларның төп сәбәбе - янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.

   Көннәр кызу торганлыктан, ут белән сак эш итүегезне, элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне үтенәбез.

   Тагын бер кат искә төшереп китик, янгыннар килеп чыккан очракта, стационар телефоннан 01 яки (8-843-77) 2-13-93 номерына, кәрәзле телефоннан 010 яки 112 номкрына шалтыратырга кирәк.

   Кәрәзле телефоннан янгын частеның башка бүлекчәләренә эләксәгез, мәгълүмат автомат рәвештә ЕДДСга һәм Кама Тамагы муниципаль районы янгын сүндерү частена тапшырыла.

   Мөрәҗәгать иткәндә, янгын турында тулы мәгълүмат һәм үзең турында да әйтергә кирәк.

  

Р.Сычев,

116 нчы ПЧ җитәкчесе вазыйфаларын

башкаручы, эчке хезмәт өлкән лейтенанты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International