2 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кама Тамагы муниципаль районында чәчү эшләренең барышы белән танышты.
Район кырлары өстеннән очып узганнан соң, министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу "Камская" агрофирмасы ҖЧҖнең «Кармалы» бүлекчәсенең көзге бодай кырында узды.
Хуҗалыкларда кыр эшләренең барышы турында "Камская", "Бортас", "Тәмте"агрофирмалары җитәкчеләре сөйләде. Марат Готыф улы Әхмәтов яңа төзелгән хуҗалыкларның, күмәк-фермер хуҗалыкларының проблемалары белән кызыксынды, сорауларга җавап бирде.
Очрашу ахырында министр район аграрийларына чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлауларын теләде.