Кама Тамагы районы делегациясе ТР Президенты катнашында узган тантаналы чарада катнашты

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 6 маенда Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Делегация җитәкчесе - Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы ВазыйховН.А.

Делегация составына тыл хезмәтчәннәре: МитрофановЛ.А., КамонинА.А., сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар: МубариевМ.Р., МещановА.В., Кама Тамагы районы хәрби комиссары СергеевД.В., район ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе ЮмановВ.А., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары СороковнинаЕ.В керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International