Кама Тамагы районы эчке эшләр бүлеге ветераннары, полициянең яшь хезмәткәрләре белән берлектә, Җиңү көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрендә коймаларны тәртипкә китерделәр һәм шул рәвешле Ватанны саклаучыларны искә алдылар.
Николай Николаевич Шестаков, Иван Федорович Атяпин, Фаяз Абдрахман улы Гафиятуллин, Вагап Ишморат улы Галиев, Мөнир Фатыйх улы Кәримов, Геннадий Владимирович Дорожков, шулай ук хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган участок инспекторы Виктор Дмитриевич Гуслев каберләрен төзекләндерделәр. Ветераннар турында хәтер бер минут тынлык белән искә алдылар.