Радио көне, барлык элемтә тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме - Район Башлыгы котлавы

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 7 мае. - Радио көне, барлык элемтә тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме

Хөрмәтле элемтә хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – радио һәм элемтә көне белән котлыйм! Сезнең өчен шундый мөһим көндә чын күңелдән һәрвакыт иҗади илһам, яңа ачышлар һәм җиңүләр, әлбәттә, нык сәламәтлек һәм көч телим. Сез кешеләргә шатлык китерәсез, һәм нәкъ менә сездән мөһим вакыйгалар турында беләбез - моның өчен рәхмәт сезгә! Шундый тырыш, рухлы, мәхәббәт белән сугарылган хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Мин сезгә гаилә бәхете, бары тик шатлыклы мәшәкатьләр һәм якты, беркайчан да сүнмәс мәхәббәт телим!

Хөрмәт белән,

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International