«Ветеран өчен Открытка» дип исемләнгән мастер-класс

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан балалар китапханәсенең «МастерОК» кызыксынулар клубы җитәкчесе Лилия Гумирова Рудник урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Ветеран өчен Открытка» дип исемләнгән мастер-классы үткәрде. Открыткалар ясау өчен кайчы, клей, кәгазь салфетка, төсле картон һәм иҗади илһам кирәк булды. Малайлар һәм кызлар подделка әзерләүне  зур энтузиазм белән башлап җибәрделәр. Һәр открытка үзенчәлекле һәм башкаларга охшамаган килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International