Затон поселогы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды. "Чишмәкәй» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен Лев Кассилның «Саперы», «Апа», «Катюша», “Кем телефонда?” дигән хикәяләре укылды. Аннан соң балалар Казанның Җиңү паркында «Виртуаль сәяхәт» ясадылар, презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника белән таныштылар һәм Бөек Ватан Сугышы Геройлары истәлегенә мемориалда якташыбыз Михаил Алексеевич Чирковның исеме дә мәңгеләштерелде.