Кулланучылар кәрҗине арта

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

   Хөкүмәт россиялеләрнең яңа куллану кәрҗинен раслады.

   Яңа нормаларга караганда, гражданнарыбыз ит, балык һәм яшелчәне күбрәк, икмәк һәм бәрәңгене азрак ашарга тиеш.

   Яңартылган кәрҗин хәзергесеннән 200-400 сумга кыйммәтрәк булачак. Яңа куллану кәрҗине 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International