Бөек Ватан сугышы ветераны, ЭЭМ пенсионеры Галиуллин Хәким Кәрим улын хөрмәтләү

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 7 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге җитәкчелеге, полиция подполковнигы А.А.Васильев, «Кама Тамагы» полиция бүлеге начальнигы, полиция майоры И.А.Гыйльфанов, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы М.Г.Данилов, эчке хезмәт капитаны Е.В.Сабирова Бөек Ватан сугышы ветераны, эчке эшләр министрлыгы пенсионеры Галиуллин Хәким Кәрим улын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Россия полициясенә 300 ел» истәлекле юбилей медале белән бүләкләделәр, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исеменнән полиция генерал-лейтенанты А.В.Хохоринның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International