Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 «А» сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе А. Г. Ибәтуллина).
Китапханәчеләр балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләделәр, хәрби поэзия һәм проза белән таныштырдылар. Чара Хәрби фоторәсемнәр белән слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар барлык һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Китап күргәзмәсе оештырылды.
Мәкалә авторы: Н. Ә. Хәлиуллина, фото авторы: Л. И. Хәйруллина