2019 нче елның язгы хэм жэйге су коену чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.
2019 елның 7 маенда 8 сәгаттьтә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, техник Татьяна Агибалова «Сойки урта гомуми белем бирү мәктәбе»неңукытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырылган «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрестә катнашты.
Очрашу укучыларны һәм укытучыларны якынлашып килуче Жину бэйрэме белэн котлаудан башланды.
Очрашуда кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге, сулыкларда район күләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, язгы хэм жэйге су коену чорында сулыкларда кулланыла торган когыйдәләр турында сөйләде. Балаларга су коену вакытында кулланыла торган кагыйдэлэр турында фильм да курсэтелде. Үткәрелгән чараларда 82 кеше катнашты.
Ачык дәреснең максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны ойрәтү куелган иде. Хезмэткәрләр балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләделәр.