Шушы исемдә безнең өчен изге бәйрәм булып саналган - Җиңү көне алдыннан Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен музей дәресе узды.
Дәрес яшь буынга иң куркыныч сугыш турында истәлекләрне саклауга һәм тапшыруга чакыру булды. Укучылар документаль фильмнар, презентацияләр, безнең районнан чыккан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында хикәяләр, фронтта язылган өчпочмаклы хатлар белән таныштылар.