9 май көнне районның мәдәният йорты мәйданында узган сугыш турында җырлар бәйгесендә катнашучылар һәм кунаклар Бөек Ватан сугышы шаһитларын– районның туган якны өйрәнү музее экспонатларын күрә алдылар. “ Бу көннәр даны тынып тормаячак... “ дип аталган күчмә күргәзмә килүчеләр игътибарына сугыш елларында язылган хатлар,фотографияләр, плакатлар, открыткалар, альбомнар, брошюралар, пилоткалар, котелоклар, фляжкалар, гранатлар һәм башка экспонатлар тәкъдим итте.