Китапханәдә Ачык ишекләр көне

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Район балалар китапханәсе Халыкара гаилә көнендә традицион Ачык ишекләр көне оештырды. Быел ул «Бөтен гаилә белән китапханәгә!» дигән девиз астында үтте. Максат иде - гаиләне  китап белән дуслаштыру. Теләге булганнарнын китаптагы яңалыклар белән таныша, «Гаилә зонты астында» дигән китап-иллюстратив күргәзмәне карый һәм өйгә китаплар ала алдылар.

Китапханә хезмәткәрләре барысын да бәйрәм белән таныштырды, Разил Вәлиевның «Кояшлы җыр» китабын бүләк итеп, әлеге искиткеч көн белән котладылар һәм аларның гаиләләренең дус, нык булуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International