Игътибар, бәйгеләр!

2012 елның 24 июле, сишәмбе

ТР  Яшьләр оешмалары Советы авыр тормыш юлына юлыккан  балаларның сәламәтлекләрен һәм тирә-як мөһитне саклау “Здравица” программасы кысаларында, 2012 елда киләсе бәйгеләрне уздыра:

   -“Минем туган ягым” фото-бәйге

Әлеге бәйгенең төп максаты – натурализм юнәлешендәге фотографияләр төшерү һәм фотосәнгать өлкәләрендә яшь талантларны ачу, шулай ук аларга үзләренең иң яхшы эшләрен күрсәтә алу мөмкинлеге бирү һәм аларны бүләкләү. Гаризалар 2012 нче елның 31 нче августына кадәр кабул ителә.

   -“Чишмә-тормыш чыганагы” чишмәләрне төзекләндерү буенча фикерләр (проектлар) бәйгесе

Элеге бәйгенең төп максаты – табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, яңа чишмәләрне ачыклау һәм булган чишмәләрне төзекләндерү, халыкны чиста су белән тәэмин итүдә чишмәләрнең ролен арттыру. Гаризалар 2012 нче елның 31 нче августына кадәр кабул ителә.

   -“Яшел дөнья” экологик хәрәкәтен популярлаштыруга багышланган иҗтимагый видеороликлар бәйгесе

Элеге бәйгенең төп максаты – табигатьне саклау эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү аша балаларда гражданлык позицияләрен, шулай ук экологик мәдәният формалаштыру. Элеге бәйгедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булганнар катнаша ала. Гаризалар тапшыру вакыты 2012 нче елның 31 нче авгутына кадәр озайтылды.

Бәйгенең партнерлары: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе”.

Барлык борчыган сорауларыгызга җавапны www.smo-rt.ru, eco.tatarstan.ru, www.selmolrt.ru. сайтында таба аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International