2019 елның 18 мае – Халыкара музейлар көне
Музей хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә кешеләрнең тарих барышын тою, кешелек эволюциясе этаплары белән танышу, ата-бабаларыбызның төп тормыш кыйммәтләренең нинди булуын аңлау һәм аларны хәзерге җәмгыятьнең төп юнәлешләре белән чагыштырып карау, элек булдырылган шедеврларның матурлыгына соклану мөмкинлеге бар.
Хөрмәтле коллегалар, Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Сезгә озак еллар нәтиҗәле музей эшчәнлеге, гражданнарыбызны патриотик, рухи һәм мәдәни агарту эшенә хезмәт иткән, буыннар истәлеген саклаган һәм яшьләрне мәдәни кыйммәтләргә җәлеп иткән өчен рәхмәт.
Сезгә озак елларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм көндәлек иҗади эшегездә яңа казанышлар телим.
Хөрмәт белән,
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов