Бүген, 2019 елның 20 маенда, Кама Тамагы муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2018 елда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
2. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында» 2018 елның 12 декабрендәге 171 номерлы карарына (2019 елның 11 февралендәге 185 номерлы карар редакциясендә) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
3. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2005 елның 28 декабрендәге «Кама Тамагы муниципаль районы Советы депутаты статусы турындагы нигезләмәне раслау хакында» 23нче карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
6. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2012 елның 6 августындагы «Өч һәм аннан да күбрәк балалы гражданнарга бирү өчен җир кишәрлекләре исемлеген билгеләү тәртибен раслау турында» гы 133 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
7. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2017 елның 10 ноябрендәге «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында» 111 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.