Безнең музей хәзинәләре

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Тимерчелек һөнәре һәрчак мактауга лаек булды. Борынгы заманнарда һөнәрчеләр ут һәм чүкеч ярдәмендә сугыш кораллары, ташчыларһәм балта осталары өчен  урак, китмән, чалгы һәм башка бик күп эш кораллары булдырганнар. Тимерчелек осталыгының традицияләре, эшләнмәләрнең иң лаеклы үрнәкләре, археологик экспонатлар бүгенге көндә музейларда кадерләп  саклана һәм алар белән экспозициядә якыннан танышырга була.

Районның туган якны өйрәнү музеена килүчеләр игътибарына «Безнең музей хәзинәләре: оста тимерчеләр мирасы»дигән яңа күргәзмә тәкъдим ителде. Беренче карашка, узган гасырларның тутыкмас шаһитлары-чын хәзинәләр, аларның һәркайсы үз хезмәтенең бөтен тарихын сөйли ала. Күргәзмәдә 19 гасыр азагы 20 гасыр башы эшләнмәләрен: тимераяк, зур капка яки ишек ачкычлары, бакалея үлчәуләре, крестьяннарның хезмәт кораллары, тимердән орнамент, күмер утюг, ишек тоткасы  һәм башкаларны  күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International