Белешмә

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

   Сезнең белүегезчә, Краснодар краеның Крымск шәһәрендә гадәттән тыш хәл булды. Су басу аркасында 172 кеше һәлак булды. Бу югалтуларның төп сәбәбе - халыкның вакытында хәбәрдар булмавы. Мондый гадәттән тыш хәл һәрбер җирдә дә булырга мөмкин. Шуны истә тотып, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан  торак пунктларда тавыш сигналлары бирү җайланмалары урнаштыру карары кабул ителде. Әлеге сигналны ишетүгә, иң кирәкле әйберләрне һәм документларны алып, җыелу пунктларына (сайлау участокларына) килүегезне сорыйбыз.

   2012 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы буенча  кешеләргә гадәттән тыш хәл вакытында   хәбәр бирүгә багышланган  өйрәнүләр узачак . Сигналны ишетүгә гаиләдән бер кешенең җыелу пунктына килүен сорыйбыз.

 

                                                       Хөрмәт белән район администрациясе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International