Яхшылык - ул зур дәрәҗә.
Николай Чернышевский
Күбесе волонтерларның кем икәнен яхшы белә. Без барыбыз да диярлек волонтерлык программаларында катнаштык. Әлбәттә, сүз эре дәүләт проектлары турында түгел, ә үз районын яхшырту буенча вак чаралар турында бара. Мәсәлән, вак-төяк мәктәп ремонтларында, урамнарны яшелләндерүдә, балалар куңел ачу урыннарын җыештыруда.
Волонтер дип ирекле һәм түләүсез нигездә берәр ярдәм күрсәтү белән бәйле кешене атыйлар.
2019 елның 20 маенда “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалы гаиләгә чыгу оештырдылар.
Гаиләгә чыгу максаты - такталарны ишегалдына күчерүдә ярдәм күрсәтү иде.
Волонтерлар өй тирәсен такталардан чистартуда булыштылар һәм тиз арада ул такталарны ишегалдына күчерделәр.
Бала әнисе волонтерлар хезмәтеннән бик канәгать калды һәм гаиләгә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Мәкалә авторы Венера Хәсәнова
Гөлназ Хөснетдинова фотосы