Бүген Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе белән берлектә өлкән төркем балалары өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Май аенда балалар журналына 95 яшь тулды!
Балалар, әкият герое Мурзилкага багышлап җырлар, уеннар һәм биюләр багышладылар. Презентациядән журналда балалар хикәяләре, шигырьләр, әкиятләр күп булуын, шулай ук анда балалар өчен бик күп кызыклы конкурслар һәм биремнәр булуын белделәр.