2019 елның 21 маенда Чекутова Елена Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 21 мае, сишәмбе

2019 елның 21 маенда Тенеш шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Илнур Таһир улы Гыйниятов Чекутова Елена Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Елена Сергеевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.

Елена Сергеевна 1924 елның 21 маенда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Шершалан авылында крестьяннар гаиләсендә туа, анда бер кыз була. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый.

Әти-әниләр бик иртә вафат булуы сәбәпле, әбиләре янында тәрбияләнгән. Аларда озак тормыйча, Кама Тамагына эш эзләргә китә. Гаиләдә бала тәрбияләүче булып эшли. Соңрак язмыш аны Кама Тамагы гипс руднигына китерә. Шахтада эшли башлый, вагонеткаларга таш җыеп рельслар буенча бушату урынына үзләре этеп барганнар. Ә һәр вагонетка 2,5-3 тонна авырлыкта. 50 елга гына электровозлар барлыкка килә.

 Рудниктан Казан шәһәренә җәйге лагерьларга эшкә җибәрә торган булганнар.

Хәзерге вакытта Елена Сергеевна берүзе яши, аны онытмыйлар һәм бертуганнар карый. Бистәдә яшәүчеләр бу хатын-кызны бик хөрмәт итәләр һәм яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International