2019 елда Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм читтән кертелә торган туризм өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар чыгымнарын финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алуы үткәрә (http://tourism.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1461710.htm).
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә::
Татарстан Республикасында туризм өлкәсе өчен кадрлар квалификациясен күтәрү проекты (программасы) ;
Татарстан Республикасында вакыйгаи туризм өлкәсендә проект (программа).
Сезнең районның туристик оешмаларын әлеге конкурста катнашырга чакырабыз.
Гаризалар агымдагы елның 13 маеннан 31 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, М. Горький урамы, 19 йорт, каб.1. Элемтә өчен телефоннар: (843) 222-90-40, 222-90-32.