Җәйге каникулларга әзерләнәбез

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Җәйге су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Минем Куркынычсыз җәй" Бөтенроссия акциясе үткәрелүгә бәйле рәвештә, «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

2019 елның 22 маенда 9 сәгатьтә Кирельский төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы, Нияз Нуриев һәм техник Татьяна Агибалова укучылар һәм укытучылар арасында ОБЖ ачык дәресе үткәрде.

 Мәгълүмати-укыту чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, җәйге су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Су коенганда балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында видеоролик күрсәтелде. Чараларда барлыгы 44 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

Кама Тамагы муниципаль районы 
«ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ инспекторлык участогы инспекторы                    Н.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International