Хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ турында мәгълүматларны тапшырганда закон нормаларын катгый үтәргә кирәк

2019 елның 24 мае, җомга

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы исегезгә төшерә: 2013 елның 2 июлендәге 162-ФЗ номерлы Федераль закон хезмәт базарында дискриминация характерындагы чикләүләр булган буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүматны теләсә нинди формада һәм чикләрдә гражданнар, вазыйфаи затлар, юридик затлар тарафыннан тарату тыела.

Хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ турында мәгълүматларны тапшырганда хезмәт базарында дискриминациягә юл куймау өлешендә закон нормаларын катгый үтәргә, дискриминация характерындагы чикләүләр булган буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат таралуны тыярга кирәк.

Дискриминация характерындагы чикләүләр булган буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат тарату административ штраф салуга китерә:

гражданнарга-биш йөздән бер мең сумга кадәр;

вазыйфаи затларга-өч меңнән биш мең сумга кадәр;

юридик затларга-ун меңнән унбиш мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International